Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2019, 17:55

Иң мөһиме – аякка басу һәм алга атлау

Узган атнада район вәкилләре Уфада ВДНХ-Экспо мәйданчыгында үткән “Башкортстан – мөмкинлекләр территориясе!” яшьләр форумында катнашты.

Әлеге колачлы чарага 1000нән артык яшь лидерлар килгән иде, араларында студентлар клубы, яшьләр оешмалары һәм хәрәкәтләре активистлары, укуда яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр, яшь спортчылар, аграрийләр, инженерлар, галимнәр, эшкуарлар, мәдәният, сәнгать өлкәсе вәкилләре һәм башкалар булды.

Форум эше дүрт юнәлештән торды. “Киләчәккә караш” платформасында республика югары уку йортлары яшьләр өчен әзерләгән проектлар белән танышырга, вакансияләр ярминкәсендә консультация алырга, фотозоналар хезмәтеннән файдаланырга мөмкин иде. Спорт платформасында мобиль ГТО тапшыру үзәге эшләде, ә республика спортчылары келәмдә көрәш алымнарын күрсәтте. Балалар һәм үсмерләр өчен төрле остаханәләр эше оештырылган иде, ә чара соңында аларга “Тамыр” телеканалы төшергән “Бәләкәй геройлар турында” фильмын күрсәттеләр. Кинотасмада алты бәләкәй герой – килеп туган катлаулы тормыш хәлендә чиктән тыш зур кыюлык күрсәткән гади балаларның батырлык тарихы турында бәян ителә. Актив яшәү рәвеше алып баручы яшьләр “Фикерләр киңлеге” платформасында үз фикерләрен белдерә алды.

Шул ук вакытта күргәзмәләр комплексының конференцияләр залында Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының киңәйтелгән утырышы үтте. Анда безнең район, ул авыл районнары арасында өченче урын алган, “Башкортстан – сәламәт яшәү рәвеше яклы” спорт уеннарында катнашкан өчен Мактау грамотасы һәм кубок белән бүләкләнде.

Төштән соң барлык катнашучылар бер залда җыелды, анда РФ Дәүләт Думасы депутаты, телетапшырулар алып баручы Инга Юмашева яшьләр белән мотивацион әңгәмә үткәрде. Артабан чарага Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров килде. Аның белән очрашу “Тиңдәшләр сөйләшүе” федераль проекты чикләрендә үтте. Анда һәркем төбәк җитәкчесенә сорау бирә алды. Әгәр башта сорау бирергә теләүчеләр берәм-сәрәм генә булса, әңгәмә барышында алар күбәеп китте. Сораулар нигездә биләмәләрне төзекләндерү, яшь гаиләләргә ярдәм, күчмә фельдшер-акушерлык пунктлары проекты, Җиңү бәйрәменә, республика башлыгын сайлауларга әзерлек мәсьәләләренә кагылды. Залда ачыктан-ачык аралашу атмосферасы хөкем сөрде, вакытның үткәне дә сизелми калды. Радий Фәрит улы беркемнең дә соравын игътибарсыз калдырмады, тулы һәм һәркемгә аңлаешлы итеп җавап бирде.

— Тормышта сезнең белән нинди генә хәлләр булмасын, бар көчеңне туплап аякка басарга, егылганнан соң чатанлап булса да яисә тән җәрәхәтләре белән, акрынлап булса да, алга атларга кирәк, — дип киңәшләр бирде төбәк җитәкчесе яшьләргә.

Форум “Т-34” фильмын карау белән тәмамланды. Ул башланыр алдыннан республика яшьләре белән төп рольләрнең берсен башкарган театр һәм кино актеры Антон Богданов аралашты.

Ирина МАКСИМОВА.



Районның яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге җитәкчесе А.Мофазалов һәм спорт буенча баш белгеч И.Гафанов бүләкләү тантанасыннан соң.
Читайте нас: