Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2019, 10:53

“Вахтадан кайталар да нишлиләр? Эчәләр!”

Республикада “Алкоголь” операциясе бара.Бу эш Әбҗәлил районында башланды, анда бер ай эчендә 248 алкоголь сатучы нокта ябылды.

Урындагы хакимият белдерүенчә, көмешкә яратучыларга каршы көрәш элегрәк тә алып барылган, дөрес, бу хакта кычкырып сөйләп йөрмәгәннәр. Җәмәгатьчелек вәкилләре өйдән-өйгә кереп, спиртлы эчемлекләр кулланырга яратучылар белән дә, аны әзерләүчеләр белән дә сөйләшкән.
— Бу хәл безнең районда гына түгел, тоташ республика буенча күзәтелә. Әлеге мәсьәлә белән күптәннән шөгыльләнәбез. Кышын, Яңа ел алдыннан имин булмаган гаиләләр буенча йөрдек. Барысының да почмакларында алкоголь торуын күрдек. Исәпләп караган идек, һушыбыз китте: безнең районда гына ялган аракы сатучы 248 нокта теркәлгән. Гыйнварда аларның барысы да ябылды, — ди Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы урынбасары Ирек Хәсәнов.Җәмәгатьчелек вәкилләре исә тормышын көмешкә чыгару һәм аны куллану белән бәйләгән кешенең типик портретын болай тасвирлый:
— Ноябрьдән гражданнар белән сөйләшүләр алып барабыз, эчәргә ярамаганлыгын аңлатабыз, инандырырга тырышабыз. Бу авылларда хәлләр яхшырды. Без халыкны җыябыз, фикер алышабыз, аннары алар үзләре эчкән авылдашлары белән нишләргә икәнен хәл итә. Без мондый кешеләрнең типик портретын болай күзаллыйбыз: алар начар яшәүчеләр, кайбер­ләре сәламәтлегенә зарлана, ләкин даруларга һәм дәвалануга акчасы җитми. Һәм алар аны алкоголь сатып җыя. Нигездә менә шундый кешеләр очрый, — ди “Бөркет” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Морат Янбирдин.
Республика Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтано­ваның Әбҗәлил районының шушы хәлгә төшүенә бер дә ышанасы килми, чөнки 10 ел элек нәкъ шушы район “Аек авыл” пограммасын гамәлгә ашыра башлаган беренче төбәк булган.
— Мин шок хәлендә, чөнки әбҗәлиллеләрнең тәҗрибәсен, “Аек авыл” проектын барысы да белә иде, без аны Мәскәүдә тәкъдир иттек. Безгә тәҗрибә уртаклашырга Удмуртиядән бер автобус чиновник килде. Тәүге аеклык хәрәкәте нәкъ шунда башланды. Беренче алкогольсез туйлар үтте, туучылар саны артты. Моны ничек аңлатырга да белмим. Район Магнитогорск белән янәшә урнашкан. Шул шәһәр аша Казахстаннан арзан аракы ташыйлар. Тагын шунысы, күпләр республикадан читтә эшли, үзләрендә эш юк. Вахтадан кайталар да ни эшлиләр? Әлбәттә, эчәләр, — ди ул.
Аның фикеренчә, бу проб­леманың үсешендә эш юклык кына гаепле түгел. Эчкечелек проблемасы иң элек алкогольгә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләүгә килеп төртелә.
— Бу эштә без соңгы нәтиҗә буенча эшлибез. Кеше бөтенләй эчкечегә әйләнгәч кенә социаль хезмәткәрләр йөгерешә башлый. Бүген кисәтү эшләре начар алып барыла. Без яшьләргә эчәргә ярамый димибез, эчәргә иртәрәк әле, дибез.
“Алкоголь” операциясе республикада бер ай элек игълан ителгән иде. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битләрен-нән аракы сатучы һәр кешене табарга һәм сыйфатсыз, ә кайчак үлемечле продукт саткан өчен җәза бирергә вәгъдә итте.
— Бу — уннарча мең фаҗига һәм җимерелгән язмышлар, — диде ул. — Әгәр дә сезнең туганнарыгыз яисә дусларыгыз шушы эш белән шөгыльләнә икән, бу сүзләрне тапшырыгыз. Оятсыз рәвештә, күзләренә карап, күршеләрен үтерүче кеше-ләргә безнең республикада урын юк.
Шул ук вакытта
Башкортстан буенча эчке эшләр министры Роман Деев бүген республикада законсыз алкогольгә каршы алып барылган кампаниягә карата фикерен белдерде. Ул республикада бу проблема элек тә күз уңыннан ычкындырылмады, ләкин бүген, властьның барлык тармакларында аңлау тапкач, контрафактка каршы көрәшү җиңеләячәк, диде.
— Без, төбәк җитәкчесе тәкъдименә колак салып, проблеманы хәл итүнең үзе-без күргән юлларын тәкъдим иттек, — диде ул Эчке эш-ләр министр­лы­гының Иҗти-магый советында.
Роман Деев белдерүенчә, проблеманы төбәк закон чыгаручылары да аңлый. Атап әйткәндә, ул республика парламенты спикеры Константин Толкачев белән очрашкан. Хокук сакчыларын, алкогольне сәгать кичке 11дән соң сату тыелса да, законнарның эшләнеп җит-керелмәве нәтиҗәсендә, аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында спиртлы эчемлек­ләр салып бирә торган сәүдә нокталарында алырга мөмкин булуы борчый. Намуссыз малтабарлар теләсә нинди почмак табып, кафетерий ача һәм тыныч кына гади кибеттәге кебек спиртлы эчемлек сата.
— Уфада да төнен аракы табу бернинди кыенлык тудырмый, чөнки бу биналар тәүлек әйләнәсенә эшли, — ди Роман Деев. — Бер поч­макны бүлеп алып, ике өс­тәл куялар да төне буе салып бирә алалар. Без бу проблема турында күптән сөйлибез, бүген безнең тәкъ-димнәрне — төнен спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү зарурлыгын – ишеттеләр.
Әйткәндәй...
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча, төбәктә алкоголь куллану дәрәҗәсен киметү максатында программа әзерләнә. Бу хакта Дәүләт җыелышы-Корылтайның алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору темасына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышында хәбәр ителде.
— Программа алкоголь сатуга киртә кую буенча өстәмә чараларны күздә тотарга тиеш, — диде Җәмәгатьчелек хәвефсезлеге ведомствоара советы аппараты җитәкчесе урынбасары Валерий Кургузов.
Программа эшләнгәннән соң аның турында фикер алышулар булачак, шуннан соң гына ул расланачак.
Утырышта катнашучылар ассызыклавынча, республикада спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә җитди игътибар бирелә. Хокук саклау органнары белән нәтиҗәле бәйләнеш булдырылган.
Әйтик, былтыр, 2017 ел белән чагыштырганда, 2,5 тапкырга күбрәк спиртлы эчемлек тартып алынган. Кузгатылган җинаять эшләре саны 40 процентка арткан. Ә алкоголь кулланып кылынган җинаятьләр саны 15 процентка кимегән.
Агымдагы елга килгәндә, гыйнвар рейдлары барышында гына республика районнарында 5 мең литр спиртлы эчемлек тартып алынган.
Читайте нас: