Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2019, 11:03

Сибайда Бөтенрусия сабантуе булачак

14-15 июньдә Сибайда һәм Әбҗәлил районында "Урал арьягы-2019" Бөтенрусия инвестиция сабантуе үткәрү планлаштырылган.

Бу хакта республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хәбәр итте. Шул рәвешле ул төбәкнең икътисади активлыгын үстерергә ниятләвен белдерде.
"Үзебезнең предприятиеләрдән тыш, анда республикадан читтә эшчәнлек алып барган бизнесменнар да катнашыр, дип исәп тотам. Сибай башлыгы алдында сабантуйга урамнарны чистарту бурычын куйдым, шәһәр кунакларны матур итеп, төзек булып каршы алырга тиеш", - диде республика җитәкчесе.
Читайте нас: