Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВКОК
Җәмгыять
28 Февраля 2019, 06:01

Мондый хәл кабатланырга тиеш түгел

Бүген Сибайга "Росприроднадзор" белгечләре килде. Ведомство җитәкчесе Светлана Радионова, башка хезмәткәрләр белән карьерда булып, тау-баектыру комбинаты вәкилләре, урындагы властьлар белән очрашты.

"Бүген карьер төбен суга батыру - проблеманы хәл итүнең бердәнбер дөрес юлы. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт белгечләре әлеге процессны хәл яхшырганга һәм шәһәрдәге хәл тотрыклылануга кадәр контрольдә тотачак", - диде Светлана Радионова.
Ул Сибай экология хәрәкәте активистларына рәхмәт әйтте һәм беркемнең дә мәгълүмат яшерергә җыенмавын белдерде. "Мондый хәл кабатланырга тиеш түгел. Кешеләр уңайлы шартларда яшәргә тиеш", - диде ул.
Читайте нас