Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2019, 11:07

Картайганда - тыртайганнар!

Мондыйларның саны елдан-ел арта гына бара.

Русиядә хатын-кызлар беренче баланы бик соң таба башлаган.
Әгәр 2000 елда сабыйларның 60 процентын 25 яшькә кадәр әниләр тудырган булса, 2017 елда бу сан 45 процентка калган. Бу хакта Русия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова белдерде.
Ул бу хәлне әти-әниләрнең иң элек белем алырга, яхшы эшкә урнашырга, матди хәлне яхшыртырга тырышуы белән аңлаткан.
"Кызганычка каршы, беренче сабыйларын тудыручыларның яше 26дан 35 яшькә кадәр күчте. Димәк икенче һәм аннан да күбрәк бала тудыру потенциалы бермә-бер кими, - дигән Голикова.
Читайте нас: