Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2019, 10:58

Геноцидны туктатырга!

Сыйфатсыз алкогольне ничек ачыкларга һәм аңа ничек юлыкмаска?

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, республика прокуратурасы коллегиясендәге чыгышында, хокук сакчыларыннан барлык муниципалитетларда да ялган алкоголь сатуны туктату буенча катгый чаралар күрүне үтенде. Республика җитәкчесе белдерүенчә, бу “асылда, безнең халыкка карата геноцид булып тора”.

“Ялган аракы” гадәтидән ничек аерыла?

Лицензиясе һәм тиешле җиһаз­лары булган заводларда түгел, ә яшерен рәвештә җитештерелгән түбән сыйфатлы аракыны “ялган” дип атыйлар. Мондый “сәнәгать­челәр” технологияне дә, рецептураны да үтәми. Аны җитештерүдә продукт­ның үзкыйммәтен мөмкин кадәр төшерү һәм табышны арттыру максатында һәрвакыт арзан һәм зыянлы материаллар кулланыла.

Спирт нәрсә белән хәвефле?

Спиртлар төрле була. Алкоголь җитештергәндә этил спирты кулланыла, аны шулай ук “медицина спирты” дип тә атыйлар. Законсыз алкогольгә еш кына арзан метанол яисә “агач спирты” өстиләр. Этил спиртыннан аермалы буларак, метанол — чын агу һәм сәнәгатьтә эреткеч буларак кулланыла. Тәме һәм исе буенча ул этил спиртыннан берничек тә аерылмый, ләкин организмга эләксә укшыта, костыра, калтырата, ә авыррак очракларда тулысынча сукырайтырга һәм хәтта үтерергә мөмкин. Шулай ук, составында аракы мае булган спиртлы эчемлекләр дә “ялган” дип исәпләнә. Әзерләү технологиясе үтәлмәгәндә һәм тиешенчә чистартылмаганда эчемлектә барлыкка килгән ацетон, фурфурол, изопропил спиртлары һәм башка матдәләр шулай атала. Алар алкоголь эчемлегенең исендә, төсендә һәм тәмендә чагыла, күбрәк микъдарда исә көчле агулануга китерә. Статистика мәгълүматлары буенча, 2017 елда гына да республикада алкогольдән агуланудан 151 кеше үлгән.

Көмешкә аппаратларын сату законлымы?

“Законлы. Сез үзегез өчен көмешкә җитештерә аласыз һәм бу җинаять саналмаячак. Ә менә алкоголь продукциясен сатарга ярамый, моның өчен дәүләттән лицензия алырга кирәк. Тотсалар, 80 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк”, — ди адвокат Роман Петров.

Заманча технологияләр ярдәм итәме?

Алкогольнең законлылыгын смартфон ярдәмендә ачыкларга мөмкин. Игътибар иткәнегез бардыр: сатып алганда сатучы аракы шешәсен ике тапкыр сканер аша үткәрә. Русиядә җитештерелгән яисә сатылган барлык алкоголь исәпкә алына — һәр шешәнең штрих-кодыннан тыш, шәхси номер сугылган тагын бер этикеткасы бар. Бу ЕГАИС — илдә җитештерелгән бөтен алкоголь турында бердәм мәгълүмат базасы өчен. Шешәнең номерын “Росалкогольрегулирование”нең рәсми сайтында — сулда “Маркаларны тикшерү” дигән урында тик­шерергә яисә смартфонга аларның “Антиконтрафакталко” дигән рәсми кушымтасын яздырырга мөмкин.

Бу бик җиңел эш. Кушымтаны яздырганнан соң программа сезгә акциз маркасын (моны аракыны сатып алганчы кибеттә үк эшләргә мөмкин) яисә касса чегын сканер аша үткә­рергә тәкъдим итәчәк. Җа­вап рәвешендә система сезгә про-дукциянең маркасын, күләмен, куәт-лелеген (тикшерегез, туры ки­ләме?), җитештерүчесен, шулай ук сатып алган вакытны һәм урынны язачак. Нәр­сәдер туры килмәсә, шунда ук шикаять язарга мөмкин һәм эшкә салкын караучы сатучыга тикшерү белән киләчәкләр һәм җәза бирәчәкләр.

Кибетләрдә ялган продукция күпме?

Проблема бик кискен тора. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күре­нүенчә, былтыр гына ялган алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрне законсыз җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче биш яшерен цех эшенә киртә куелган. Законсыз әйләнештән гомум бәясе 10 миллион сумнан артык 265 мең литр продукция, шулай ук, тутыру һәм төрү буенча ике автоматлаштырылган линия, конвейер, бутау һәм тутыру өчен җиһазлар тартып алынган. Узган елның 11 аенда полицейскийлар 830 административ закон бозу очрагына чик куйган, контрафакт сатучыларга 11,6 миллион сумнан артык штраф салынган.

Радий Хәбировның чыгышыннан соң тикшерүләр көчәйтелгән. Беренче чиратта Урал аръягының Әб­җәлил һәм башка районнарын “агу сатучылардан” чистарту бурычы тора, анда даими рәвештә рейдлар үтә. Күләмле акцияләр турында төрле профильле ведомстволар да хәбәр итә. Мәсәлән, республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты иҗ­тимагый оешмалар белән берлектә кибетләрдә продукция сыйфатын тикшерү буенча рейдлар үткәрәчәк.

Бу чаралар урындагы киштәләрдә ялган аракы өлешен сизелерлек киметергә ярдәм итәргә тиеш. Ләкин, беренче чиратта, эш гражданнарның үзләренең активлыгына бәйле, чөнки тәкъдим сорау зур булган урында гына барлыкка килә. Ә берәр чарага эчемлек алганда күпләр сыйфатлыракны, яисә хәвефсезрәкне түгел, ә арзанракны сайлый...