Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2019, 10:56

100 грамм тотабызмы?

Нәфис затлар организмына ул нәрсә белән яный?

Австралиянең Флиндерс университеты тикшеренүчеләре алкоголь куллану хатын-кыз организмында сөт бизе рагы килеп чыгу куркынычын арттыра, дип хәбәр итә. Бигрәк тә 45-64 яшьләрдә спиртлы эчемлекләр куллану хәвефле.
— Хатын-кыз организмы алко­гольгә ир-атныкыннан ныграк тоемлы. Спиртлы эчемлек куллану аларның организмының бөтен системасын һәм гомер өчен мөһим органнарны зарарлый, — ди нарколог Андрей Кузнецов.Хатын-кызлар алкоголь кулланган очракта онкология янавы турында тиешенчә хәбәрдар түгел, дип исәпли Австралия тикшеренүчесе Эмма Миллер. Шул сәбәпле, сөт бизе рагы белән авыручылар статистикасы куркыта. Мисал өчен, Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2017 елда безнең илдә сөт бизе рагы диагнозы 70,6 мең тапкыр куел­ган.
Тышкы кыяфәтләрен ямьсезли
Бит тиресе асылынып төшә, кан тамырлары шартлый, чәч коела, тырнаклар саргая һәм сына.
Онкология авыруын булдыра
Сөт бизе, ашказаны асты бизе, ашказаны, үңәч рагы булу куркынычы арта.
Иммунитет какшый
Алкоголь канга файдалы мат­дәләр килүенә киртә куя, шуның аркасында организмның табигый якланганлыгы кими.
Нерв системасы бозыла
Спиртлы эчемлекләр кулланудан нерв системасы, йокы бозыла. Юкка борчылу һәм депрессия барлыкка килә.
Балалар зыян күрә
Алкоголь күкәйлекләргә зыян китерә, шуның нәтиҗәсендә балаларда ана карынында төрле тайпылышлар һәм тумыштан килгән чирләр, килбәтсезлек үсешә.
Читайте нас: