22 февральдә, туганнары һәм дуслары белән җыелышып, әлеге канкоешта һәлак булган хатыны Гөлсиянең кырыгын уздырганнар.
Әлбәттә, Зариф хатынының үлемен бик авыр кичерә. Бүген аңа балалары яшәргә көч, дәрт бирә.
— Үземне яхшы хис итәм. Иң авыры артта калды, дип өметләнәм. Ай буе дәваханәдә яттым. Ата-анама, кызым Назгөлгә бик рәхмәтлемен.
Әгәр дә ул булмаса... Курыкмаган бит балакаем, теге хәсис безне атып чыгып киткәч, минем яраларымны бәйләгән. Әлегә кадәр колагымда аның пышылдавы ишетелгәндәй: “Атай, сула! Атай, сула берүк!” Балаларым бәхетле булсын өчен мин барысын да эшләячәкмен, — дигән ул.