Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2019, 11:01

Активрак булыйк та грант отыйк!

Безнең республика Русия Президенты грантына дәгъва итә ала.

"Башинформ" агентлыгында "Җиңүгә биш адым" дигән Президент грантына конкурска старт бирелүгә багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина, Мониторинг идарәсе җитәкчесе Дмитрий Казанцев һәм Президент грантына ия булучылар катнашты.
- Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп. Шулай да конкурста катнашуның кайбер таләпләрен үтәү кирәк. Тәүдә сайтка кереп теркәлергә кирәк. Аннары андагы кагыйдәләр турындагы положениене укырга кирәк. Өченчедән, сез төзегән проект җәмгыятькә кирәк булырга тиеш. Шул ук вакытта, сезгә мөмкин кадәр ачык булырга кирәк, ягъни сезнең эшчәнлек турында тулы мәгълүмат булсын. Программагызны гамәлгә ашыру һәм моның турында хисап тоту - бишенче адым. Шул рәвешле генә сез грантка дәгъда итә алачаксыз һәм тагын да Хөкүмәт ярдәменә өмет итәргә булачак, - диде Ольга Юрьевна.
Грантка гаризалар тапшыру тагын 23 көн дәвам итәчәк. Гомум суммасы 8 миллиард сум тәшкил итүче бу грантка бик күп төбәкләр дәгъва итә, әмма безнең дә башлангычларыбызның игътибар яулавына өмет зур.
Фото: Гөлия Гәрәева фотосы
Читайте нас: