Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2019, 18:45

Балалар турында уйлагыз

Район хакимиятендә Илшат Рим улы Баһаутдинов рәислегендә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте.

Кешегә ялгышу хас, әмма кемдер моңардан сабак ала һәм артабан хак юлдан атлый, ә кемдер, котылып та карарга теләмичә, “сазлыкка” бата. Шунысы билгеле, явызлык бәләкәй генә нәрсәдән башлана: көчсезне җәберләүдән, аз гына күләмдә спиртлы эчемлек кулланудан, угрылыктан. Көн саен аз-азлап спиртлы эчемлек кулланырга өйрәнеп, кеше бу яман гадәткә каршы тору көчен югалта. Мондый мисаллар бихисап, бүлмәгә повестка буенча чакырылган һәм эчкечелек корбаны булуларына мең төрле аклану табуга оста әти-әниләр керә. “Нәнәем вафат булды” яисә “туган көнне билгеләдек” — аларның һәркайсының көннәр, хәтта атналар буе эчәргә этәргеч булган “җитди” сәбәпләре бар. Бу вакытта алар балалары турында уйламый. Менә каршыбызда бер әти басып тора һәм үзенә нинди дә булса файдалы киңәш бирүчеләрнең барысы белән бәхәскә керә. Ул инде әти бурычыннан мәхрүм ителгән, аннан соң аны яңадан тергезүгә ирешкән, шулай булса да, үзе өчен мөһим нәрсәләргә төшенә алмаган: аның балаларга хокукы — тәү чиратта, алар өчен җаваплылыгы ул. Комиссия секретаре Любовь Николаевна Балашова, әгәр мондый хәл артабан да дәвам итсә, балаларны социаль приютка урнаштыру ихтималлыгы турында кисәтте. Артабан ул катгый һәм даими контрольдә булачак.

Чиратта — өч бала әнисе, йортында пычраклык, анда һәрвакыт чит-ят кешеләр, азык-төлек юк дәрәҗәсендә. Гаебен аңлап, ул моның беренче һәм соңгы мәртәбә булуын аңлатырга тырыша. Әле аның йорты җыештырылган, балаларына ашарга ризык бар, үзе дә, ире дә спиртлы эчемлекләр кулланмый. Сәламәтлек саклау вәкиленең аңа карата балалары турында сораулары булды, ни өчен алар күптәннән педиатрда булганнары юк? Профилактик әңгәмәдән соң комиссиягә беренчегә чакырылган хатынга ахыргы нәтиҗә турында кисәттеләр һәм даими контрольгә алдылар.

Тикшерелгән 18 мәсьәләнең 13е әти-әниләрнең яисә законлы вәкилләрнең балаларын карау һәм тәрбияләү буенча үз бурычларын тиешенчә үтәмәүгә (РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 5.35 мәддәсе) кагылды.

Утырышта комиссия әгъзалары балигъ булмаганнар арасында үз-үзенә кул салуны искәртү буенча чаралар планын тикшерде һәм кабул итте.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: