Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2019, 18:23

Ал-ял белми эшлиләр

Кызгылт сары төстә махсус киемнәрдәге юл эшчәннәре, нинди һава торышы булуга карамастан, иртә таңнан үзләренең эш урынында.

Языково-Былышлы-Чишмә муниципальара әһәмияттәге автоюлда без И.Булатов җитәкчелегендәге бригадага тап булдык. Рөстәм Сәләхов, Андрей Мещенко, Владимир Рудаков барьер киртәләрен кар һәм боздан чистарту белән мәшгуль иде. Илдус Ринат улы егетләрнең үзләренә йөкләтелгәнне намуслы башкаруларын әйтте.

Кышның икенче яртысында явым-төшемнең мул булуы юл эшчәннәренә мәшәкать өстәде. Шуңа карамастан, квалификацияле эшче кадрлар һәм тиешле кар чистарту техникасы булу аркасында юл ремонт-төзелеш участогы муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге 350 километрга якын юлны тәртиптә тотарга өлгерә.

Урындагы әһәмияттәге дип авылларга керү юлларын әйтәләр. Узган атнада, мәсәлән, Яңа Троицкий авылына керү юлын чистартуга гына өч берәмлек техника җәлеп ителгән. Анда Т-150дә эшләүче Рәдиф Галимов һәм Т-170тә Илгиз Солтановның тырышлыгы белән юлны ачканнар.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: