Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2019, 11:57

Яшьләргә бөтен юллар ачык

Үзәктән ерак урнашкан авылларда фельдшерлар җитмәү мәсьәләсе күптән көнүзәк. Яшьләр төпкел авылларда эшләргә ашкынып тормый.

Шундый очраклар да була — озак еллар эшләгән фельдшер хаклы ялга чыга, ә аның урынында эшләрлек кеше юк. Кызганыч, ә бит фельдшер-акушерлык пунктлары еш кына нәкъ шушы сәбәп аркасында ябыла.

Шырлык фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Тәслимә Сафина хаклы ялга чыккач, авылда яшәүчеләр борчуга кала. Барысына да бер уй тынгы бирми: медицина учреждениесе артабан эшләр микән, минуты-сәгате белән аларга кем медицина ярдәмен күрсәтер? Район үзәгенә кадәр ара ерак кына, һәм авыра-нитә калсаң, барысын да минутлар хәл иткәндә ашыгыч ярдәм машинасының килеп җитмәве дә ихтимал. Шөкер, шырлыклыларны бу мәсьәлә белән үзләрен генә калдырмадылар, хәлдән чыгу юлын таптылар. Күрше Яңыш авылыннан фельдшер Резида Зинурова атнасына ике мәртәбә медпунктка килеп, авыруларны кабул итте.

Ә былтыр көз Шырлык фельдшер-акушерлык пунктында яшь фельдшер Илья Шувалов эшли башлый. Аның килүен шырлыклылар шатланып кабул итә. Чөнки хәзер медпункт көн саен эшли, аерым бер вакытта авыл докторы авыруларның йортларына барып тикшерә. Кыска гына вакыт эчендә яшь белгеч Шырлык авылында яшәүчеләрнең ышанычын яуларга өлгергән.

(Мәкаләнең дәвамын гәзиттә укыгыз.)

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: