Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2019, 11:03

Прокурор вазыйфасыннан китүе мөмкин

Башкортстан прокуроры Андрей Назаров тиздән вазыйфасыннан китәргә мөмкин. Аның кандидатурасын бүген Курган өлкәсендә шундый ук вазыйфага тәкъдим иттеләр. Бу хакта төбәк губернаторының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Өлкә Хөкүмәтендә тәкъдим ителгәннән соң, Андрей Назаров Башкортстанга әйләнеп кайта һәм эшләрен дәвам итәчәк, әлегә Русия Президенты Владимир Путинның аны билгеләү турындагы указына кул куелмаган.
Башкортстан Прокуратурасында үзгәрешләр 2018 елның көзендә башланды. Башта Уфаның Совет районы экс-прокуроры Рамил Гарифуллин ришвәт алуда гаепләнде. Аны 5 миллион сум тапшырганда Башкортстан буенча Русия Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре җинаять кылганда тоткарлады.
Аннан Прокуратурада тентү үткәргәннән соң, Андрей Назаровның беренче урынбасары Олег Горбунов эштән китте. Федераль иминлек хезмәте идарәсе хезмәткәрләре аны Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортында, Русиядән читкә чыгып, Германиягә качарга омтылганда тоткарлады.
Олег Горбунов, Уфаның элекке вице-мэрыннан 10 миллион сум күләмендә ришвәт алуда шикләнеп, сак астына алынган.
Белешмә
Андрей Назаров 1969 елда Магнитогорскида туа. Прокуратура органнарында 1994 елдан хезмәт итә. Җитәкче вазыйфаларында -- 12 ел.
Башкортстан прокуроры вазыйфасына Андрей Назаров 2013 елда Русия Генераль прокуроры указы белән билгеләнде. Элек Дагстанда һәм Чиләбе өлкәсендә эшләгән.
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: