Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2019, 10:55

Нану Шаова 128нче яшендә вафат булды

“Русия рекордлары кенәгәсе” версиясе буенча, илдә иң озак яшәүче Нану Шаова 128нче яшендә вафат булган.

“Русия рекордлары кенәгәсе”ндә теркәлгән иң карт кеше, Кабарда-Балкариянең Баксан районы Заюково авылында гомер кичергән Шаова Нану Цуковна вафат булды”, - диелә хәбәрдә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2017 елның июлендә Нану Шаова, илнең иң өлкән кешесе буларак, “Русия рекордлары кенәгәсе”нә кертелгән иде. Озак яшәүчегә тиешле сертификатны кенәгәнең баш мөхәррире Станислав Коненко тапшырды, ул моның дөнья рекорды да булуын билгеләп үтте.
“РИА Новости”га биргән әңгәмәсендә озын гомерле ханымның улы Хөсәен Шаов Нану Цуковнаның сигез баласы, 19 оныгы, 33 туруны һәм 7 туруны баласы бар, дип сөйләгән.
Фото: "РИА Новости" сайтыннан
Читайте нас: