Мониторингтан күренүенчә, илдә өч профессия кешеләренә ихтыяҗ зур. Беренче урында - бухгалтерлар. Узган елда 131 мең вакансия тәкъдим ителгән. Аннары урта һөнәри белем бирү педагоглары килә. 101 мең эш урыны тәкъдим ителгән. Өченче урында мәктәпкәчә белем бирү педагоглары. 96 мең урынга ачык вакансияләр булган.