"HeadHunter" идарәсе тикшеренүчеләре былтыр Русиянең хезмәт базарындагы үзгәрешләрне караган. Анда һәр төбәк аерым анализланган.
Башкортстанда яшәүчеләрнең 77 процентына узган ел 2017нчегә караганда авыррак булган. Бу х- илдә иң зур күрсәткеч. Русия халкының 16 проценты узган елның катлаулы булуын әйткән.
Республикада яшәүчеләрнең 30 проценты былтыр эш урынын алыштырган. Ә җавап бирүчеләрнең 30 проценты эш урыннарында кыскартулар булуын әйткән. Башкортстанда яшәүчеләрнең 12 процентына отпуск акчасы түләнмәгән.