Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2019, 19:24

Хәйләле тозакка эләкмәгез

Гыйнвар урталарында “Гаилә” үзәге бүлеге “Прометей” үсмерләр клубы белән бергә “Террорчылык гаепләнә” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде.

Аның барышында очрашуда катнашучылар хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләрнең тырышлыгы белән беррәттән гражданнарның үзләренең дә терактларга каршылык күрсәтү сәләте, мәгълүм хәвеф шартларында үзеңне дөрес тотуның да террорчылыкка каршы көрәшнең нәтиҗәле ысулы булуын ассызыклады. Шуңа һәркем террорчылыкның зыяны, аның килеп чыгышы һәм үзеңне аңардан саклау чаралары турында белергә тиеш.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: