Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2019, 10:51

Барысына да Чубайс гаепле!

Шулай булмыйча ни? Әнә бит әле русиялеләр электрны артык күп сарыф итә, бу - аның бәясе түбән булу нәтиҗәсе, дип белдергән.

Моның белән кайбер депутатлар да килешкән.
Дәүләт думасының энергетика буенча комитеты рәисе Павел Завальный, ил халкы кулланган энергиянең 30 процентка кадәре өлешен экономияли ала, дигән. Шулай ук, ул энергияне артык күп исраф итүчеләргә, СССР вакытындагы кебек, штраф салырга кирәк, дип әйткән.
Шул ук вакытта Чубайс үзенең электр энергиясе өчен гади пенсионер белән бер хак түләвен гадел түгел, дип атый.
Ягъни, аның фикеренчә, байлар - күбрәк, ярлылар азрак түләргә тиеш. Монысы белән килешми булмый инде.
Фото: Ведомости. ру
Читайте нас: