Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 11:44

Йорт хайваннарына котырудан прививка ясыйлар

Ветеринар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсе быел йорт хайваннарына котыру авыруына каршы түләүсез вакцинация акциясен башлап җибәрде.

"Прививкаларны атна саен чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр кадыйлар", - дип аныкладылар идарәдә.
Мәче, эт һәм башка хайван хуҗалары өчен кайнар линия ачылды: 8-800-775-58-28.
Бушлай прививка ясата торган ветклиникаларның тулы исемлеге Башкортстан ветеринария идарәсе сайтында урнаштырылган.
Фото: "Башинформ" сайтыннан
Читайте нас: