Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 16:31

XL һәм M йомыркалар сатыла башлады

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстан кибетләрендә XL һәм M үлчәмендәге тавык йомыркалары сатыла башлаган.

Креатив фикер йөртү буенча Русиядә танылган кошчылык фабрикаларының берсе югары категорияле йомыркага XL үлчәмен "биргән". Бу кошчылык фабрикасында җитештерелгән беренче категорияле тавык йомыркалары үлчәме М дип йөртелә.
Уйлап карасаң, икенче категориядәге S үлчәмле йомырка да бардыр. Әмма әлегә Башкортстан кибетләрендә андыйлары күренми.
Элегрәк киңкүләм мәгълүмат чаралары Русиянең кайбер супермаркетларында гадәти ун урынына тугыз данәле йомырка төргәкләре пәйда булуы турында хәбәр иткән иде.
Тугыз данәдән торган яңа төргәккә һәм тугызлап йомырка сатуга күчүне җитештерүчеләрнең шул рәвешле бәяләрнең артуын яшерергә тырышулары белән аңлаталар.
Фото: "Башинформ" сайтыннан
Читайте нас: