Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 16:37

Видеокамерага бәрәңге капчыгы кидергәннәр...

Егетләрнең трассада шаяруы нәрсә белән тәмамланыр?

Билгесез ир-егетләр М-5 трассасында, юлның ремонт барган өлешендә, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүче камерага бәрәңге капчыгы кидереп куйганнар.
Үзләренең шаяруы турындагы видеоязманы социаль челтәрләргә "эләргә" дә өлгергәннәр.
— Монда юл билгесе артында кечкенә сюрприз көтә. Хәзер без аларга җәза бирәчәкбез, - ди, көлә-көлә, кадр артындагы ир-егет.
Шаяру шаяру белән, әмма егетләрнең үзләрен сюрприз көтмәгәе. Хокук бозулары өчен закон алдында җавап бирергә туры килергә дә бик мөмкин.
Фото: Auto-drive2.ru
Читайте нас: