Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 16:35

Уфада Русия пенсионерлары спартакиадасы үтәчәк

Быел августта Уфада Русия пенсионерларының VI Спартакиадасы финалы узачак. Башкортстан башкаласына илнең 70 төбәгеннән 600дән артык катнашучы киләчәк.

Ярышларда, шулай ук, якын чит илләрдән килгән пенсионерлар да катнаша, дип хәбәр иттеләр республика Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында.
Һәвәскәр спортчылар өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, катнаш эстафета, ату, шахмат, дартс һәм ГТО нормативларында иң яхшыларны ачыклаячак.
Элегрәк Русия пенсионерлары Спартакиадасының финал ярышлары Чабаксар, Саратов, Тула, Пенза һәм Новосибирск шәһәрләрендә узды.
Фото: "Башинформ" сайтыннан
Читайте нас: