Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 16:32

Сатучы һөнәре юкка чыкса, нишләрбез?!

Якын киләчәктә күп кенә һөнәрләрнең юкка чыгуы мөмкин.

Алдагы елларда Русиядә водитель һәм сатучы һөнәрләре бөтенләй юкка чыгуы мөмкин.
Бу хакта Singularity University вәкиллеге башлыгы Евгений Кузнецов белдерде. Эксперт фикере буенча, бу икътисадны һәм бизнесны роботлаштыруга бөтендөнья тенденциясенә бәйле.
Иң беренче чиратта роботлар гади һөнәрләрне кысрыклап чыгарачак. Экспертлар күзаллавынча, алдагы 12 елда 56 һөнәр юкка чыгачак. Алар арасында ЮХДДИ инспекторы, бухгалтер, турагент һәм почтальон да бар.
Кайбер һөнәрләр бөтенләй бетсә дә, киләчәктә аларны алыштырып, бик күп яңалары барлыкка киләчәк. Мәсәлән, медиаполиция, киберследователь, проектлаучы, дирижалей, генетик консультант һәм башкалар.
Фото: Avizo.me
Читайте нас: