Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 16:34

Мунчада үлгәннәр

Уфа янындагы "Цветы Башкирии" бистәсендә мунчада 28, 34 һәм 39 яшьлек өч ир-егетнең үле гәүдәләре табылган.

Һәлак булучылар өчесе дә Омск шәһәреннән Башкортстанга эшкә килгән кешеләр булган.
Вакытлыча әлеге бистәнең Азналы урамында яшәгәннәр. Алар мунча кергәндә агулы газ - углерод оксиды тәэсиреннән үлгән, дигән беренчел нәтиҗәгә килгән тикшерүчеләр.
Мунчада агулы газга исереп үлү очраклары еш теркәлә, чөнки аның исе дә, төсе дә юк, кешенең үпкәсенә бик кыска вакыт эчендә тулып, үлемгә китерә.
Күптән түгел шундый фаҗига Кыйгы районында булган, анда 33 яшьлек ир-егетнең җан тәслим кылуы хакында хәбәр ителгән иде.
Фото: newsnn.ru сайтыннан
Читайте нас: