Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 11:46

Машинада чыгып китеп, хәбәрсез югалган

Эзләү-коткару отрядлары волонтерлары социаль челтәрләрдә Стәрлетамактан 23 яшьлек егет югалган, дигән мәгълүмат таратты.

Билгеле булганча, 15 гыйнварда Владислав Мельников ВАЗ-21099 машинасында чыгып киткән һәм әлегә кадәр әйләнеп кайтмаган.
Аның буе - 184 см, кара кыска чәчле, соры күзле, ябык гәүдәле.
Владислав Мельниковның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрне 8-987-106-01 телефоны буенча, яки 02гә полициягә (102 мобиль) шалтыратуларын сорыйлар.
Фото: Социаль челтәрләрдән алынды
Читайте нас: