Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 16:43

Кырым һәм мошенниклар

Мошенниклар Сибай халкына Кырымга путевкалар артыннан чиратка басарга тәкъдим итә башлаган.

Бу хакта сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева белдергән.
— Социаль челтәрләрдә бер мең сумга Кырымга путевкаларга чират тәкъдим итүчеләр күренә башлады. Моны туктату зарур. Путевкалар түләүсез. Кызганычка каршы, мондый кешеләр һәрвакыт булды. Мошенниклар акча эшләү мөмкин булган җирдә һәрдаим күзәтелә. Без аларның кем икәнен белербез дип ышанам, — дигән ул.
Шул ук вакытта Кырымга барасы балалар исемлеге әзер. Анда, нигездә, сөрем чыганагыннан 500 метрга кадәр якынлыкта яшәүчеләр эләккән.
Фото: Независимая Уральская газета
Читайте нас: