Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 11:26

Грипп эпидемиясенә әзербезме?

“Роспотребнадзор” республика территориясендә грипп авыруының беренче очраклары теркәлү турында хәбәр итә. Шулай ук, вируслы инфекция белән авыручылар саны артуы да күзәтелә.

Ведомствоның эпидемиологик күзәтчелек бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Зөһрә Шаһиева белдерүенчә, өлкән яшьтәгеләр арасында эпидемик чик 10 процентка арткан, әмма хәл контрольдә.
Аның сүзләренә караганда, 12900 кеше кискен респиратор вирус инфекциясе белән авырган, шуларның 60 процентка якыны — балалар. Бу саннар, декабрь күрсәткечләре белән чагыштырганда, күпкә азрак. Яңа елга кадәр мондый диагноз төбәкнең 18 мең гражданына куелган булган.
Башкортстанда грипп белән авыручылар саны аз булу киң колачлы вакцинация программасы үткәрүгә бәйле. Халыкның 45 проценты, ә бу 1,8 миллион кеше дигән сүз, вируска каршы вакцина эшләткән. Узган елда 1,6 миллион кеше прививка эшләткән булган.
Гадәттә, грипп белән авыручылар саны февральдә арта. Медицина хезмәткәрләренең төп киңәше — үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә. Авыру билгеләре ачыкланганда һәм тән температурасы югары булганда шундук табибларга мөрәҗәгать итү мөһим. Бу балаларга да, өлкәннәргә дә кагыла. Моннан тыш, витаминнар һәм махсус препаратлар кулланырга кирәк.
Читайте нас: