Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 11:43

Газчылар пенсионерны талаган

Уфада 90 яшьлек пенсионер мутлык корбаны була.

Кичә өлкән яшьтәге хатын ишегенә таныш булмаган ике кеше шакый.
Алар газ хезмәте тарафыннан бушлай яңа счетчиклар куярга вәгъдә итә.
"Беркатлы пенсионер таныш булмаган кешеләрне өенә кертә. Берсе газ приборларын карап чыккан арада икенчесе фатирдан 14 мең сум акча урлый. Алар киткәннән соң гына әбекәй акчаларның югалуын ачыклаган", — дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Хәзер хокук сакчылары каракларны эзли. Полиция гражданнарны уяу булырга чакыра. Мондый очракларда хезмәткәрләрнең таныклыкларын таләп итәргә һәм газ хезмәтенә шалтыратырга кирәк.
Фото: Ксения Калинина фотосы.
Читайте нас: