Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 11:38

Башкортстан Иҗтимагый палатасы делегациясе Сибайда булды

Башкортстан Иҗтимагый палатасы делегациясе Сибайда берничә чара үткәрде һәм шәһәр халкы белән очрашты.

Шулай ук, алар Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы җитәкчелеге белән очрашты, карьерга барды, газ чыгу чыганакларын бетерү эше барышы белән кызыксынды.
Палата җитәкчесе Ольга Панчихина билгеләп үткәнчә, кешеләргә карьерда башкарылган эшләр турында белү мөһим.
Әлеге вакытта шәһәрдә экологик хәл аркасында сәламәтлек начарлануга зарланучы кешеләрне төбәкнең 14 әйдәүче белгече — отоларингологлар, офтальмологлар, пульмонологлар кабул итә.
- Халыкның дулкынлануын күрәбез һәм беләбез, өч көн эчендә 600гә якын кеше кабул ителде. Кабул итүгә язылу өчен ике телефон эшли, мондый режимда без эшне 1 февральгә кадәр дәвам итәчәкбез, — дип сөйләде төбәкнең Сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева.
"Түгәрәк өстәл"дән соң гражданнарны кабул итү узды.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: