Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 18:59

Бәйрәм тыныч шартларда үтте

Районда яшәүче православие дине вәкилләре төп традицияләре суга бәйле булган зур бәйрәмне билгеләп үтте.

Языково авылындагы Покров чиркәвендә җыелучылар, бөтен дөньяны үзгәрткән сихри вакыйганы искә төшереп, гыйбадәт кылды. Төн уртасы җиткәч, чиркәү башлыгы протоиерей Вадим Коваль суны сафландырды һәм, гыйбадәттән соң, теләге булган һәркем су алды. Мондый су күпме сакласаң да бозылмый. Аны ач карынга ел дәвамында эчәләр, төрле күңел һәм тән авыруларын дәвалыйлар, аның ярдәмендә йортларын сафландыралар.

19 гыйнварда яше дә, карты да Кармасан елгасында су коена алды. Аны, һәр елдагыча, Дмитрий Школин һәм аның бригадасы әзерләгән. Чиркәүгә йөрүчеләр салкыннан һич куркып тормады, суга кереп чыкканнан соң, Д.Школин махсус су коенучылар өчен алып килгән тәгәрмәчтәге мунчага кереп җылындылар. Ә “Благовар” кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре кайнар чәй тәкъдим итте.

Шулай итеп, районда керәшен салкыннарында су коену тыныч шартларда үтте. Су коену урынын, бөтен хәвефсезлек таләпләрен үтәп, алдан ук әзерләп куйганнар иде, анда МЧС, полиция хезмәтләре, медиклар дежур торды. Ә кичен безнең районда үткән чара фотографияләре республика җитәкчесе Радий Хәбировның “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге төркемендә дөнья күрде.

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: