Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 16:40

90нчы еллар кабатланамы әллә?!

20 гыйнвар төнендә Уфаның Жуков урамында зиннәтле "BMW" машинасы янган.

Автомобиль бер эшкуарныкы булып чыккан. Якында гына торган чит ил машинасына да зыян килгән. Ярый әле янгын сүндерүчеләр тиз килеп, 10 минут эчендә ут-ялкынны сүндереп өлгерә.
Автомобильне билгесез бер кеше яндыра. Ул видеоязмага эләккән. Башта ягулык сыекчасы сибә, аннары ут төртеп, тизрәк китү ягын карый.
Вакыйганы тикшерүчеләр өйрәнә.
Фото: Горобзор
Читайте нас: