Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2019, 16:58

Ярлыкау комиссиясе утырыш үтте

Уфада Башкортстан Башлыгы каршындагы ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышын узды. Анда ярлыкау турында җиде гариза каралды, әмма аларның берсе дә хупланмады.

Гаризаларның күпчелеге урлашуга кагыла, шулай ук, кеше үтерү, аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян салу, исерек хәлдә транспорт белән идарә итүгә бәйле эшләр каралды.
– Эшләрнең берсе аеруча игътибар җәлеп итте, чөнки Караидел авылының меңнән артык кешесе ярлыкау турындагы үтенечне хуплаган, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Җинаятьче “Дэу-Нексия” автомобилен урлауга һәм аның хуҗасын үтерүгә бәйле җинаять эше буенча хөкем ителгән. Мәсьәләне җентекле тикшерү максатында комиссия әгъзалары хөкем ителүче белән очрашты. Ул үзе турында уңай тәэсир калдырган, эштәге каршылыкларга күрсәткән. Шул ук вакытта ул үзен гаепсез дип саный. Улын аклау өчен авыл халкын җәлеп иткән әнисе актив көрәшә. Әмма калган факторлар аның файдасына түгел: холык төзәтү учреждениесе хакимияте гаризаны хупламый, үтерелгән кешенең туганнары да ярлыкау актын куллануга каршы. Хәлне тикшереп, комиссия әгъзалары аның үтенечен хупламады.
Комиссия утырышында, шулай ук, узган елгы эшкә йомгак ясалды. Ярлыкау турында 28 гариза каралды, аларның икесе буенча Республика Башлыгы Русия Президентына ярлыкау турында гариза белән мөрәҗәгать итте.
Фото: Интернет челтәреннән алынды
Читайте нас: