- Мин үлгәч, Әмирем нишләр? Кемнәр кулына эләгер? Минем аны, үзем исән чагында, тәрбияле, әйбәт гаиләгә, улымны ярата алырдай әти-әни кулына тапшырып китәсем килә, - ди Айгөл.
Ул моннан дүрт еллар чамасы элек авырый башлавын, операция кичерүен, метастаза китеп, каты сызланулар башлангач, Казандагы хосписка урнашуын, инде үләм дигәндә, табибларның аны яңадан тормышка кайтаруын әйтә.
Хатынның үзенә 30 яшь кенә әле. Урынга калган Айгөл – апасы карамагында. Әмирне дә апасы карый. Тик ул аны тәрбиягә ала алмый. Чөнки апасына 65 яшь. Өстәвенә, аның үз улы да авыру икән. Айгөлнең әнисе дә шушы чирдән китеп барган. Аның үз әтисенә дә, баласының әтисенә дә өмете юк. «Эчә ул, Әмирне аңа бирәсем килми», – ди Айгөл улының әтисе турында. Аннары... аның үз гаиләсе, бездә аның кайгысы юк...»
Хәзер авыр хәлдә калган Фазыловлар гаиләсенә волонтерлар – Айгөл Гатиятуллина белән Вика Титова булыша. Аларның ярдәме белән гаилә чыгымнары өчен 100 мең сум акча җыелган да инде. Санкт-Петербургта яшәүче хирург-онколог, үзе дә шушы чирдән җәфаланган Андрей Павленко Айгөлне имммунотерапия үтәргә, гомеренең һәр көне, һәр сәгате өчен көрәшергә чакырды. Минут саен: «Әни, мин сине яратам!» – дип торган бәләкәй улы булганда, үзе әйтмешли, «соңгы минутына кадәр көрәшер ул».