Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2019, 12:21

Онкология авыруларыннан үлүчеләр арта

Табиб-онкологларның җитешмәү мәсьәләсен хәл итәргә вакыт!

Үлемгә китерүче авырулар исемлегендә онкология - иң беренче урыннарда.
Бу авырудан үлүчеләр саны 14,5 процент тәшкил итә. Ә соңгы елларда әлеге күрсәткеч 25 процентка җитте.
- Кызганычка каршы, авыруны диагностикалау бездә бик түбән, - диде бүген "Сәламәтлек сәгатендә" сәламәтлек саклау министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Максим Забелин.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров участок, авыл табибларын, терапевтларның бу өлкәдә белемнәрен камилләштерү кирәклеген ассызыклады.
Радий Фәрит улы министрлыкка бу мәсьәләне җентекләп тикшерергә кушты.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: