Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2019, 13:02

Лицензия – катгый таләп!

1 марттан лицензия алмыйча автобусларда пассажирлар һәм багаж ташу мөмкин булмаячак. Бу хакта “Интерфакс-Поволжье” оештырган матбугат конфе-рен­циясендә Транспорт өлкәсендә федераль күзәт-челек хезмәтенең Көнбатыш-Урал төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы Сергей Мережко хәбәр итте. Тиешле оешмаларга лицензия алу өчен 29 июньгә кадәр, ягъни 120 көн вакыт биреләчәк.

– Янгын сүндерү, ашыгыч медицина ярдәме, полиция, авария-коткару хезмәтләре һәм башка дәүләт хакимияте органнары транспортына гына искәрмә ясала, – диде Сергей Мережко.
Пассажирлар ташу эшчәнлегенә лицензиясе булган юридик берәмлекләргә һәм шәхси эшкуарларга яңа лицензия өстәмә тикшерү үткәрмичә биреләчәк. Сергей Мережко сүзләренә караганда, лицензия вакыты чикләнмәгән.
– Федераль закон нигезендә лицензияләр реестрына эшкуарның транспорт чарасы турында мәгълүмат кертеләчәк. Лицензия булып та транспорт турындагы барлык мәгълүматлар реестрга кертелмәсә, транспорттан файдалану шулай ук тыела, – диде ул.
Сергей Мережко, шулай ук, штраф санкцияләре турында да хәбәр итте. Гражданнарга һәм вазыйфа биләүче затларга лицензия булмаган өчен – 50 мең сум, шәхси эшмәкәрләргә – 100 мең сум, юридик берәмлекләргә 400 мең сум күләмендә штраф салыначак. Таләпләрне кабат бозу автобусны конфискацияләүгә китерәчәк.
Читайте нас: