Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2019, 13:06

Исләренә төште!

Русия Дәүләт думасы беренче укуда үлемечле чирле авыруларга ярдәм итү турында закон проекты кабул итте.

Ул шушындый пациентларның сызлануларын җиңеләйтү мөмкинлеге бирә, шул исәптән наркотик һәм психотроп дарулар ярдәмендә.
Шулай ук, закон проектына ярашлы, төзәлмәс авыруга таручыларга төрле ярдәм күрсәтеләчәк. Ул пациентларны авыртулардан коткарырга юнәлтелгән медицина процедураларын гына түгел, аларны карауны һәм психологик ярдәм күрсәтүне дә күздә тота.
Әйткәндәй, бүген илдә шундый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр саны 1,5 миллионга җитә.
Закон проектының мөһим положениеләренең берсе — гражданнарга түләүсез даруларны дәваханәдә ятканда гына түгел, көндезне стационар шартларында да алу мөмкинлеге.
Фото: news.day.az.
Читайте нас: