Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2019, 13:08

Банкоматны шартлатырга маташканнар

Көнгә чыксаң, нинди генә хәбәр юк! Менә күптән түгел Уфада йөзләрен битлекләр белән каплаган дүрт ир-егет банкоматларны шартлатырга маташкан.

Аларның төп максаты - банкоматларны шартлатып, эчендәге акчаларын җыеп алу булган. Октябрь проспекты, 121/1 адресы буенча урнашкан банкоматны газ баллоны ярдәмендә шартлатырга булашканда, махсус сигнализация эшли башлаган, караклар җинаять урыныннан табанын ялтыраткан.
Тик бераз вакыттан соң, тиз генә баерга теләүчеләр тагын бер банкоматка шул рәвешле "һөҗүм иткән", әмма монысын да ачып өлгерә алмаганнар, тагын сигнализация кычкыра башлаган.
Әлеге вакытта полиция җинаятьчеләрне эзләүне дәвам итә.
Фото: life.ru сайтыннан
Читайте нас: