Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2019, 11:41

Баланы эт талаган

Башкалада берәдәк урам этләре хәвеф тудыра.

Уфаның Нижегородка бистәсендә йорт янында уйнап йөрүче малайның каршына урам этләре килеп чыккан.
Котырынган этләрнең берсе баланың кулына ябышкан. Ярый әле күршеләре ихатага чыккан мәл булган, ерткыч хайваннарны куып җибәргәннәр.
Әнисе әйтүенчә, баланың кулы канга баткан, шунда ук шешеп тә чыккан. Аларны тиз арада 17нче дәваханәгә озатканнар.
Фото: News.pn
Читайте нас: