Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2019, 12:39

Ауганын ярый, ә аумаганын?..

Урманда корыган агачларны түләүсез кискәндә нинди таләпләр үтәлергә тиеш?Ниһаять, урманнарны нәтиҗәле файдалану юнәлешендә зур адым ясалды: 1 гыйнвардан көченә кергән закон урман сәясәтендә соңгы елларда халык ризасызлыгын көчәйткән проблемага нокта куйды. Илебездә урмандагы корып ауган агачларны һәм чыбык-чабыкны түләүсез җыеп алуга рөхсәт бирүче законга ил башлыгы Владимир Путин кул куйды.

Кызганычка каршы, әлегә кадәр урманда корып ауган агачны рөхсәтсез һәм түләүсез кисеп алучы, законга ярашлы, ике елга кадәр иркеннән мәхрүм ителергә мөмкин иде. Тагын да аянычлырагы — әлегә кадәр сакланган тәртипләр черегән агачларның экологиягә зур зыян салуына, “яшел калкан”ыбызның пычрануына китерде. Экспертлар фикеренчә, яңа закон халыкны утын белән тәэмин итүне яхшыртырга гына түгел, ә урманнарны санитар тазартуда ярдәм итәргә дә тиеш. Ни дисәң дә, соңгы унъеллыкларда аерым намуссыз инвесторларның гаебе белән, алар эшләп киткәннән соң чистартылмый калган урман мәйданнары берничә йөз мең гектарга җитә.
Гамәлгә кергән яңа закон Башкортстан өчен аеруча әһәмиятле. Республика халкының 40 процент чамасы авылда яшәвен исәпкә алганда, утынга мохтаҗлык зур. Республикада урманнар барлык мәйданның 40 процентын били. Кызганычка каршы, урман янәшәдә булып та, утынга мохтаҗлык кичерүче авыллар аз түгел.
Яңа ел башыннан урманда корыган агачларны кисүдә нинди тәртипләр урнашты? Утын хәзерләү өчен хәзер кемнән рөхсәт сорарга кирәк һәм моңа нинди документлар таләп ителә?
Ничек кенә сәер тоелмасын, өстенә урман ишелеп аварга торган авылларда да халык утынга мохтаҗлык кичереп яшәде. Дөрес, алар респуб­лика икътисадына табыш бирергә тиешле инвесторлар кулына күчә башлагач, кешеләр бу мәсьәләдә берни­кадәр җиңеллек булыр дип көткән иде. Алар исә дәүләт урманчыларына караганда да катырак булып чыкты. Урмандагы корыган агачны да алар рөхсәтеннән башка кискән өчен кешене ике елга кадәр төрмәгә утырту турындагы законның кабул ителүе дә шуның белән аңлатыла. Җинаять кодексының 158 статьясында шундый җәза каралган иде. 2016 елда ил төбәкләренең бердәм басымы астында Дәүләт думасы Урман кодексына өстәмәләр кертергә мәҗбүр булды. Арытаба ул закон статусын алды.
— Республиканың барлык авылларына да әлегә газ ягулыгы килеп җитмәде. Кыш айларын утын ягып үткәргән авыллар аз түгел. Шул ук вакытта, һәрвакыт утын хәзерләүне дә альтернатив ягулык төре дип кабул итәргә ярамый. Авыллар зурая, йортлар саны арта. Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада авыл җирен­дә төзелгән 80 меңнән күбрәк яңа йорт кына “зәңгәр ягулык”ка тоташтырылган. Сәбәбе — шәхси йортларга газ кертүнең артык кыйм­мәткә төшүе. Аларның барысы да электр белән җылытыла микән? Минемчә, яңа кабул ителгән закон крестьян тормышындагы мәшәкатьләрне берни-кадәр киметергә дә ярдәм итәчәк.
Икенчедән, урман агачы күп очракта төзелеш материалы буларак хезмәт итә. Урманнарны күзәтүче инспекторларга да таләп артачак. Чөнки хәзер алар кемнең — корыганны, кемнәрнең, мутлашып, күкрәп үсеп утыручы агачларны кисүләрен дә ныклы контрольдә тотарга тиеш булачак. Законда каралганча, өстенлек агачка мохтаҗ гражданнарга бирелергә тиеш. Шик белдерергә дә нигез бар. Ни дисәң дә, бизнес вәкилләре дә “йоклап” ятмаячак. Урмандагы корыган агачтан да табыш алып булачагын яхшы аңлыйлар, — дип уртаклашты үз фикере белән “Кызыл таң” эксперты, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госманов.
Белешмә. Урманда “аркылы яткан” агачларны кисү өчен беркемнең дә рөхсәте кирәкми. Корымаган агачны рөхсәтсез кискән очракта, 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Әйткәндәй, Германиядә мондый тәртип бозулар өчен штраф күләме 730 еврога җитә, яки 7 тәүлеккә кадәр кулга алачаклар.
Билгеле, урманга кешеләр, яңа закон яклаячак, беркем дә безне куркыта алмаячак, дигән ышаныч белән чыгарга тиеш түгел. Республика Урман хуҗалыгы министрлыгыннан аңлатуларынча, корып ауган агачны барлык урманда да кисәргә рөхсәт ителә. Бу турыда лесничествоны кисәтү таләп ителми. Әмма халык янгын чыгу куркынычы сакланган айларда урманга барудан тыелып торырга тиеш. Әлбәттә урман эшләре барган, яки элегрәк хәзерләнгән утын тупланган урыннарда йөрмәү хәер-лерәк.
Экспертлар фикеренчә, федераль законда коры-сары, ягъни чыбык-чабыкны түләүсез җыярга рөхсәт бирелүе бәян ителә, ә инде тамырдан корып, үсүдән туктаган әмма җиргә аумаган агачлар турында анык билгеләмә юк. Ә бит мондый агачлар (сухостой) арытаба “валежник” рәтенә басачак. Корыган булса да, аумаган мондый агачларны кисәргә ярыймы — бу турыда законда әйтелмәгән. Димәк, урманда киселгән агачларның кайсы категориягә каравы урман инспекторы һәм утын хәзерләүченең ничек “килешүенә” яисә уртак фикергә килүенә бәйле. Мондый хәл киләчәктә мутлашуга да урын калдырмас микән? Барыбер дә урман хуҗалары белән килешмичә генә ауган булса да, үзең теләгән агачны кисеп булмый.
— Урман кодексына төзәтмәләр белән яңа закон кабул ителү Башкортстандагы экологик һәм бер үк вакытта социаль проблемаларны да хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, — дигән иде, яңа үзгәрешләргә үз фикерен белдереп, республиканың урман хуҗалыгы министры урынбасары Венер Вахитов. — Тармак эшчәнле-генә ул бары тик уңай йогынты бирә­чәк. Беренчедән, гражданнар коры-сарыны да, тамырдан корыган агачларны да үз мәнфәгатьләре өчен каршылыксыз җыеп алачак. Тагын да мөһимрәге шул: урманнар белән беррәттән, авылга якын агачлы мәйданнар, юл буйлары да чистарып калачак. Элек бу эшне урман хуҗа­лыгы хезмәткәрләре башкарды. Корыган агачларны җыеп, кисеп, халыкка сату буенча дәүләт заданиесе дә бар иде. Ассызыклап әйтергә телим: урманда кисәргә рөхсәт ителгән агачларны шәхси керем алу, бизнес мәнфәгатьләрендә файдаланырга ярамый. Без мондый хәлгә юл куймаска тиеш. Тотылган очракта, җи­наять җаваплылыгы каралу да урманга усал ният белән килүчеләрне уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш.
Башкортстанда урманнар 5,7 миллион гектарны били. Нәтиҗәле һәм закон кысаларында файдаланганда, ул дәүләт мәнфәгатьләре өчен дә, гражданнар ихтыяҗы өчен дә җитә. Әмма рәсми мәгълүматлар буенча, еллык тугыз миллион кубометр хә­зерләнгән агач материалының нибары 30 процентының гына эшкәр-телүе дә мөмкинлекләрнең никадәр күп булуын күрсәтә. Ләкин федераль дәрә-җәдә һәм республика буенча урмандагы ничә процент агачның череп ятуы, аларның күпмесенең кулланырга яраксыз булуы турында мәгълүмат юк. Бәлки, аны исәпләп тә булмый торгандыр. Урманга балта тотып барган берәүнең дә корыган агач кына эзләп йөрүенә ышанасы килми, югыйсә.
Яңа закон көченә керде. Халыкның гамәлдә аны ничек кабул итүен әлегә ачыклап булмый. Утынны күпләр җәйдән, көздән хәзерләп куйды. Ә менә табигать уянгач, җирләр кардан арынгач, кешеләрнең урмандагы яңа тәртипләрне ничегрәк кабул итүен күреп булачак. Ләкин корыган агач­ларга да эшкуарлар хуҗа булып алмасмы? Илдәге урманнар­ның байтак өлешенең үз хуҗалары, аңлаеш­лырак әйткәндә, “инвесторлары” бар. Корыган агачларга да хуҗа табылмас дип кем гарантия бирә? Шул ук вакытта, Башкортстанның урман хуҗа­лыгында паразит эшкуарлар булмая­чак, дигән ышаныч бар. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның, республика урман хуҗалыгында тәртип урнаштырырга кирәк, дип кисәтүе моңа нигез бирә.
Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас: