Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 11:20

Тормыш сыйфаты кайчан яхшырыр?

Әлеге сорау күпчелек халыкны борчый.Русия Президен­тының “май указы”на ярашлы, алты ел дәвамында илдә ярлылыкны ике тапкыр киметү бурычы куелды. Айлык акчалата кереме яшәү минимумыннан ким булганнар ярлы санала. Ягъни гаиләдәге һәркемгә шушы кадәр акча туры килмәсә, бу — фәкыйрь гаилә. Яшәү минимумы квартал саен хөкүмәт тарафыннан билгеләнә. 2018 елның соңгы кварталында ул һәркемгә 9 мең сумнан күбрәк тәшкил итә иде. Әйтергә кирәк, аерым төбәктә ул азрак та булырга мөмкин. Саннарның һәркайда бер үк булмавы төрле төбәктә тормыш дәрәҗәсенең төрлелеге белән аңлатыла. Русиядә рәсми танылган ярлылар 20 миллионнан артып китә, яки ил халкының 14,1 проценты фәкыйрь дигән сүз. Димәк, һәр җиденче кеше ярлы. 2017 ел ахырында илдә фәкыйрьләр 18 миллион кеше (12,6 процент) тәшкил иткән бул­ган.

Ярлылык — гаеп түгел. Ләкин берәүнең дә фә-кыйрь­­лектә көн күрәсе килми. Һәркемнең муллык, барлык белән рәхәттә, алдагы көненә ышаныч белән яшисе килә. Безнең халык ярлылыгын яшерергә тырыша. Бүгенге ярлы халыкның кредит бурычына батуы — моның ачык дәлиле.
Бүгенге көндә, экспертлар фикеренчә, барлык их-тыяҗларны да канәгать-ләндереп яшәү өчен ике балалы гаиләнең айлык кереме 100 мең сумнан да ким булмаска тиеш. Ә Ру-сиядә андый гаиләләр нибары 4,4 процент кына. Димәк, илдәге ярлыларның байтагы балалы гаиләләр булып чыга. Хөкүмәт шундый фәкыйрь гаиләләрне ачыклау өчен 2019 елдан аерым төбәкләрдә экспериментлар үткәрә. Аларны барлагач, нинди чаралар күреләчәге әлегә билгеле түгел. Һәрхәлдә, бу шартларда тәү чиратта балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелү зарурлыгы берәүдә дә бәхәс тудырмый. Чөнки 16 яшькә-чә балалары булган, бигрәк тә ата яки ана гына эшләгән гаиләләргә матди ярдәм һичсүзсез кирәк, бу схеманы күп илләр куллана.
Башкортстанда ярлылык чиген­дә яшәүчеләр 500 меңгә якын. Аларның күпче-леге эш яшендәге кешеләр, әмма гаилә кереме, хезмәт хаклары түбән. Әйтергә кирәк, ил күләмендәге саннар белән чагыштырганда, бездәге хәлне куркыныч дип булмый. Әмма ярлыларга максатлы ярдәм күрсәтү буенча чаралар күрергә ки­рәклек “кычкырып тора”.
Идел буе федераль округы төбәкләрендә узган ел эшләгән кешеләрнең уртача хезмәт хакы 31209 сум тәшкил иткән. Аерым төбәк-ләр буенча саннар түбән-дәгечә:
- Башкортстан — 33028 сум;
- Марий Эл — 27056 сум;
- Мордовия — 27964 сум;
- Татарстан — 33894 сум;
- Удмуртия — 31039 сум;
- Чувашия — 26882 сум;
- Пермь крае — 34257 сум;
- Киров өлкәсе — 26974 сум;
- Түбән Новгород өлкәсе — 31692 сум;
- Ырынбур өлкәсе — 30452 сум;
- Пенза өлкәсе — 29404 сум;
- Самара өлкәсе – 33273 сум.
Хезмәт хакы күләме буенча Русиянең иң зур шәһәрләре арасында Уфа — 11нче урында. Берен­чедә — Мәскәү. Анда уртача эш хакы 51,1 мең сум булса, Уфада декабрь башында ул 42,3 мең сумга җиткән.
Менә шундый статистика. Хәер, Русиядәге һәр бишенче кешенең 15 мең сумнан да кимрәк акчага эшләп йөрүе дә билгеле. Русия Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белгеч­ләре ноябрь аенда әзерлә-гән докладтан күренгәнчә, илдә һәр бишенче кеше фә-кыйрь­лек чигендә гомер кичерә. Аларның, коммуналь хезмәтләргә түләрлек һәм беренчел азык-төлек (икмәк, бәрәңге, кишер, суган, ярма) алырлык кына акчалары бар. Башка кирәк-ярак, көнкүреш товарларына акчалары җитми.
Әлеге вакытта, икътисади өзеклек сәбәпле, казна чыгымнарын киметү, гому-мән, икътисадны консерва-цияләү сәясәте алып барыла. Төп максат – милли иминлек фондын тулыландыру. Әгәр дә Русиягә карата санкцияләр тагын да катгыйлана төшсә, дәүләт үз йөкләмәләрен шушы фонд акчалары исәбенә үтәячәк. Бу катгый экономия чоры булачак, һәм бу очракта ярлылык белән җитди көрәш турында сүз алып барып булмый. Өстәвенә, спиртлы эчемлекләргә, ягулыкка, тәмәкегә акциз салымы арта. Бу, үз чиратында, кибетләр­дәге бәяләр күтәрелүгә китерә. Мәсәлән, бензин хакы 1 гыйнвардан күтәрелде, ә март аенда ул янә кыйммәтләнәчәк, чөнки җитеште­рүчеләрнең Хөкү-мәт белән хакларны арттырмау турындагы килешүе март аена кадәр исәпләнгән иде.
Яңа елдан өстәмә бәя салымы (НДС) 18дән 20 процентка җитте. Бу төр салымны җитештерүчеләр, сатучылар гына түгел, һәр кулланучы түли. Әлеге салымның бәяләр сәясәте-нә тәэсире сизелерлек булмаячак, дип ышандырырга тырышсалар да, ул барыбер безнең кесәгә сугачак.
Президент Указында 2024 елга ярлылыкны ике-ләтә киметү бурычы куелды, дидек. Әмма, икътисадтагы тотрыксызлыкны, салымнар үсү исәбенә халыкның кереме кимүне күз уңында тотып, Русия Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин фикеренчә, Президент Указын тулысынча тормышка ашыру катлаулы мәсьәлә. Эчке тулай продукт (ВВП) ел саен 3,5 процентка арта барган очракта да фәкыйрь­лекне алты ел дәвамында 30 процентка гына киметеп булачак, ди ул. Хәер, вакыт күрсәтер.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас: