Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 11:08

Радий Хәбиров кайгы уртаклашты

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Шахты шәһәрендәге торак йортта булган шартлау нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренең, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев исеменә язылган телеграммада болай диелә:
“Башкортстан Республикасы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Шахты шәһәрендә торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренең, туганнарының һәм якыннарының кайгысын ууртаклашам.
Без Ростов өлкәсе халкы белән бергә хәсрәтләнәбез, югалту ачысын уртаклашабыз. Кайгы уртаклашу сүзләрен әлеге фаҗига кагылган һәр кешегә тапшыруыгызны үтенәм. Зыян күрүчеләрнең тиз генә савыгуын теләп калабыз”.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: