Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 19:36

Малахов Шукшинаның кызына 2 миллион сум түләгән

Билгеле актриса Мария Шукшина барысы да егылып караган «Пусть говорят» тапшыруында катнашкан өчен үзенә 15 миллион сум тәкъдим итүләре турында белдергән иде инде. Ул бу акчага кызыкмаган.

— Ләкин күпләр шул акчага алданып килә, ана - кызга, ата улга каршы сөйли, дошманлаша, сугыша, тагын әллә ниләр эшли. Мондый тапшырулар булган чакта балалар - ата-анасына, туган туганына каршы барачак. Акчага алдану булган һәм булачак, бигрәк тә бүгенге заманда. Минем кебек көчле рухлылар күп түгел шул, — ди ул.
Чыннан да, шулай. Күптән түгел “Пусть говорят”ка Марияның кызы Анна килде һәм әнисенә каршы сөйләп утырды. Соңгысы белдерүенчә, Аннага 2 миллион сум түләгәннәр.
Былтыр ноябрьдә Интернетта телевидение экраннарындагы шундый шоуларга каршы петиция пәйда булган иде. Аның авторлары, бу тапшырулар җәмгыятьтә явызлык һәм агрессия генә тудыра, дигән фикердә. Әлегә бернинди нәтиҗә дә юк...
Фото: ВокругТВ
Читайте нас: