Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 11:16

Магнитогорскида җимерелгән йортта яшәүчеләр барысы да күчерелә

Русия Президенты Владимир Путин Кремльдә Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде.

Анда Магнитогорск шәһәрендәге фаҗигә нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле мәсьәлә дә каралды.
Дәүләт башлыгы Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровскийга җимерелгән йортта яшәүчеләрне тулысынча күчерергә кушты. Алар үзләре Владимир Путинга шушындый үтенеч белән мөрәҗәгать иткән.
Бу эш өчен 1 миллиард сумнан артык акча таләп ителә, аны өлкә, федераль бюджетлар һәм "Магнитка"ның үзенең ярдәме белән башкарырга тәкъдим ителә. Кешеләр кыска вакыт эчендә тораклы булырга тиеш, дип ассызыклады дәүләт җитәкчесе.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: