Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 11:01

“Мәскәү дә тиз генә төзелмәгән!”

“Башинформ” агентлыгында концессион килешү кысаларында “Перинаталь үзәк” коммерция карамагында булмаган автоном оешмага тапшырылган Салават бала тудыру йортының эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе узды.

Проектның концессионеры булып “Генус” ябык акционерлар җәмгыяте тора, ул “УК Медма” компанияләр төркеменә керә.
Концессионер үз өстенә бала тудыру йортын модернизацияләү, яңа медицина җиһазлары белән тәэмин итү, яңа технологияләр кертү, халыкка лаеклы медицина хезмәтләре күрсәтү бурычы алган.
Конференциядә “УК Медма” директорлар советы әгъзасы Кәрим Мәһәдиев проектның максатлары, бурычлары һәм тугыз айлык эш нәтиҗәсе белән таныштырды:
– Без медицина хезмәте күрсәтүнең күп юнәлешләре буенча эшлибез. Салават бала тудыру йорты безгә оператив идарәгә бирелде, шул ук вакытта дәүләт милке булып калды. Безнең проектның максатлары: бала тууны арттыру, үлем очракларын киметү, бушка медицина ярдәме күрсәтүнең территориаль киңлеген үстерү, заманча медицина технологияләре кертү юлы белән хезмәтләндерү спектрын киңәйтү, халыкның медицина ярдәменнән канәгатьлеген арттыру.
Кәрим Рәхим улы килешү буенча стационар - 2020 елның февралендә, сөт кухнясы 2021 елның февралендә реконструкцияләнәчәген әйтте.
Концессион килешүгә ярашлы, үткән елның апрель-декабрь айларында 40,9 миллион сумга - 25 берәмлек медицина, 2,6 миллион сумга 71 берәмлек компьютер җиһазы сатып алынган.
Үзгәрешләр, әлбәттә, эзсез үтмәгән, күп хезмәткәрләр эштән киткән, аноним шикаять язучылар да булган. Күчү нәтиҗәсендә медицина хезмәткәрләренең ташламалы эш стажы булу мөмкинлеге, зарарлылык буенча түләүләр югалган. Әлеге вакытта Салават бала тудыру йортын төрле ведомстволар тикшерә.
– Эшчәнлекнең башында һәрвакыт төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыга инде. Безнең яшерер нәрсәбез юк, – ди “Перинаталь үзәк” коммерция карамагында булмаган автоном оешма директоры Альбина Фатыйхова. – Ташлама белән алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеген югалткан медицина хезмәткәрләрен чын күңелдән аңлыйм. Бу уңайдан без күп мөрәҗәгатьләр юлладык. Ә зарарлылык өчен гыйнвар аеннан түләүләр башланачак. Мәскәү дә тиз генә төзелмәгән, камиллеккә ирешер өчен күп баскычлар үтәргә кирәк.
Компания хезмәткәрләре эштән 48 кеше китсә дә, 61 яңа хезмәткәр килүен ассызыклады һәм якын арада кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә бирде.
“УК Медма” директорлар советы әгъзасы Булат Мәһәдиев 2021 елдан күпләр көткән ЭКО процедураларының да эшләнә башлаячагын әйтте.
Конференциядәге спикерларның сөйләвенчә, бүген Салават бала тудыру йортында Салаваттан һәм аңа якын шәһәр-районннардан хатын-кызларга бушлай хезмәтләр күрсәтелә. Теләүчеләргә түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча аерым юридик берәмлек булдырылган.
Компания хезмәткәрләре Башкортстан Хөкүмәте белән килешүнең төгәл үтәләчәгенә һәм Салават бала тудыру йортында киләчәктә күп яхшы үзгәрешләр көтеләчәгенә ышандырды.
Ләйсән Якупова.
Фото: Ләйсән Якупова фотосы.
Читайте нас: