Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 11:03

Әле фатир алдыгызмы?

Республикада агымдагы елның беренче кварталына муниципаль районнарда һәм шәһәрләрдә торакның бер квадрат метрының уртача базар бәясе күрсәткече расланган.

Ул республикада даими яшәүче һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ кешеләргә бүленгән субсидия күләмен исәпләү өчен кирәк.
Атап әйткәндә, Уфада бер квадрат метрның уртача бәясе 41255 сум дип билгеләнгән.
Икенче урында — Стәрлетамак, анда бер квадрат метр 38878 сум торачак. Октябрьскийда бу сан 38140 сум тәшкил итә.
Шәһәрләр арасында иң арзан фатир Агыйделдә, анда бер квадрат өчен 28436 сум түләргә туры киләчәк.
Районнарга килгәндә, иң кыйммәт торак - Уфа, Стәрлетамак һәм Борай районнарында, иң арзаны - Мәләвез районында.
Фото: сонник.ру
Читайте нас: