Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 11:10

Кулланучылар нәрсәгә зарлана?

Былтыр республикада 60 кеше кулланучылар хокукларын бозуга зарланган.

Республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, шикаятьләрнең күпчелеге газ чыгуга каршы куелучы приборларга, балконны пыялалау һәм косметология буенча күрсәтелгән хезмәтләргә зарлана.
Бу сделкаларның гомум суммасы 1,3 миллион сум тәшкил иткән. Дәүләт комитеты юристлары тырышлыгы белән 1 миллион сумны кайтарырга мөмкин булган.
Консультация сорап ведомствога 1800 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның яртысы проблемалар белән сәнәгать товарлары сатып алганда очрашкан.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: