Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 19:26

Краннан зәңгәр су ага...

Стәрлетамак шәһәренең Ленин проспекты, 34а адресы буенча урнашкан йорт фатирларында краннан зәңгәр төстәге су аккан. Йортта яшәүчеләр әлеге фактны раслаучы видеоны социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Сыекча автомобильгә сала торган “незамерзайка”, яки тосолга охшаган.
Йортта яшәүче Татьяна Кононова сөйләвенә караганда, зәңгәр су краннан озак акмаган. Бүген краннан үтәкүренмәле су ага икән. Мондый очрак элегрәк башка йортларда да теркәлгән булган.
Шундагы идарәче компания хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, алар “Су белән тәэмин итүче компания”гә әлеге хәл буенча язма мөрәҗәгать җибәргән. Мөрәҗәгатькә җавап “Безнең йорт” дип аталучы идарәче компаниянең рәсми битендә урнаштырылачак.
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: