Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 11:17

Кайгырмагыз, БСТсыз калмыйбыз

Әле илдә санлы телевидениегә күчү бара.- Шул ук вакытта без - Федерация Советы - бу эш төбәк телеканалларына зыян китермәсен, дигән фикердә торабыз. 2020-21 елларда өченче мультиплекс булдырылачак, анда төбәк телеканаллары керәчәк. Русия төбәкләреннән бүген шундый теләкләр еш ишетелә,- диде бу уңайдан Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәрова.

Башкортстан беренчеләрдән булып чаң суга башлаган. Соңгы айда Федерация Советының эшче төркеменә урындагы телеканалларны саклап калу буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булган. Атап әйткәндә, "сан"га күчү акрынлап башкарылачак, төбәкләрдә аналог форматында урындагы телевидение сакланачак, төбәк контенты блогы беренче мультиплексның федераль каналларының берсенә кертеләчәк.
"Сан'" булмаган төбәкләрдә яшәүчеләрнең беренче һәм икенче мультиплекс каналларына юлдаш телевидениесе аша түләүсез керә алачагы закон белән ныгытылган.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: