Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 10:52

Хезмәтләр начар, ә бәяләр югары. Бу ни бу?

Русиядә илдән чыгучыларга 500 сум күләмендә салым кертелергә мөмкин.

Җыелган салымны эчке туризмны үстерүгә тотмакчылар. Салым елына 35 миллиард сум күләмдә булыр дип фаразлана.
Бу хакта "АВАНТИ" бизнес-ватанпәрвәрлекне үстерү берлеге мөрәҗәгате дөнья күргән.
Катлаулы халыкара вазгыятьтә "эчке туризмны үстерү мәсьәләсе актуальләшә" диелә анда. Мөрәҗәгать Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы Рәисе ​Вячеслав Володин һәм "Ростуризм" башлыгы Олег Сафонов исеменә язылган.
Әлеге башлангыч авторлары Русиядә туристик хезмәтләрнең начар, ә бәяләрнең югары булуын һәм шунлыктан чит илдә ял итүче ватандашларның артуын таный. Моны үзгәртү өчен планлы сәясәт алып барыла, әмма бу гына җитми.
Фото: h-i.su.
Читайте нас: