Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 19:44

Грипп килде!

"Роспотребнадзор" республикада тәүге авыручылар барлыгын хәбәр итә.

Республикада сезонлы вируслы чирләр белән авыручылар саны арткан.
"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, гыйнвар башыннан ОРВИ белән 12 900 кеше авырган. Аларның 60 проценты - балалар. Декабрьдә исә бу сан беркадәр күбрәк булган - төбәктәге 18 мең кешегә шундый диагноз куелган.
Республикада грипп белән тәүге авыручылар бар.
Быел халыкның 45 проценты яисә 1, 8 миллион кеше вируска каршы вакцина кадаткан. Узган елда бу сан 1,6 миллион булган.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: